Агылмачы, болыт, агылма!

Улларыбыз китте ил сагына,
Агылмачы, болыт, агылма!
Исән-имин хезмәт итсеннәр,
Аналары өзелеп сагына.

Чыкма әле, чыкма кыннан кылыч,
Кызма әле, кызма утлы сугыш.
Таңнарыбыз атсын әле, тыныч,
Өзелмәсен, өзелмәсен сулыш.

Улларыбыз бүген ил сагында,
Агылмачы, болыт, агылма!
Яшеннәрең, давылларың белән
Безнең язмышларга ягылма!

Чыкма әле, чыкма кыннан кылыч,
Кызма әле, кызма утлы сугыш.
Таңнарыбыз атсын әле, тыныч,
Өзелмәсен, өзелмәсен сулыш.

Улларыбыз бүген ил сагында,
Агылмачы, болыт, агылма!
Кара кайгы, канат кагынма,
Балаларга берүк кагылма!

Чыкма әле, чыкма кыннан кылыч,
Кызма әле, кызма утлы сугыш.
Таңнарыбыз атсын әле, тыныч,
Өзелмәсен, өзелмәсен сулыш.

Улларыбыз бүген ил сагында,
Агылмачы, болыт, агылма!
Сакла, Аллаһ, газиз улларны,
Саждә белән сорыйм тагын да!

Чыкма әле, чыкма кыннан кылыч,
Кызма әле, кызма утлы сугыш.
Таңнарыбыз атсын әле, тыныч,
Өзелмәсен, өзелмәсен сулыш.

Голосов пока нет
« »