Җәйләр җиткәч, безнең әрәмәгә
Кайта сайрар кошлары.
Күңелгә бит син шундый якын,
Хәтта салкын кышларың.
Балачакларның эзләре калган
Туган авылым — Кызыл Яр.
Җанга куәтләр, дәртләр өстәүче
Әл дә ярый, үзең бар.
Дус, тату булып кына яшәгән
Кунакчыл шул бездә халык.
Килегез, әйдә, безнең якларга,
Китәрсез әле таң калып.
Балачакларның эзләре калган
Туган авылым — Кызыл Яр.
Җанга куәтләр, дәртләр өстәүче
Әл дә ярый, үзең бар.
Ни диепләр лә сөйләсәләр дә,
Туган җирең якын инде.
Һәрвакытта ул шат, колачын җәеп,
Каршы алыр ул сине.
Балачакларның эзләре калган
Туган авылым — Кызыл Яр.
Җанга куәтләр, дәртләр өстәүче
Әл дә ярый, үзең бар.
Туган авылым — Кызыл Яр…
