Газиз гомер

Бишек жыры назлаганга күп тә түгел,
Күңелләрне бүген бүтән моңнар сара.
Тезгенләргә юк шул чама,
Кая чаба?
Сизелми дә күренми дә, беленми дә,
Сәгать-сәгать газиз гомер үтеп бара.
Тотып кара!
Газиз гомер
Үтеп бара.

Кичә генә яшьлек туе, бәби туе,
Узган да ул күзне ачып йомган ара.
Тезгенләргә юк шул чама,
Кая чаба?
Бу тормышның сабакларын ала-ала,
Сәгать-сәгать газиз гомер үтеп бара.
Тотып кара!
Газиз гомер
Үтеп бара.

Үткәннәрдән киләчәккә узып барыш,
Хәтер-хатирәләр иңгә сала-сала,
Тезгенләргә юк шул чама,
Кая чаба?
Дәверенә үз фәһемен яра-яра,
Сәгать-сәгать газиз гомер үтеп бара.
Тотып кара!
Газиз гомер
Үтеп бара.

Бу дөньяга тик бер генә килүләр бар,
Булмышыңны тирәнлектә үлчәп кара.
Тезгенләргә юк шул чама,
Кая чаба?
Язмышыңны алтактага яза-яза,
Сәгать-сәгать газиз гомер үтеп бара.
Тотып кара!
Газиз гомер
Үтеп бара.
Син онытма:
Газиз гомер
Килә ул бер,
Килә ул бер
Газиз гомер!
Килә ул бер
Газиз гомер!..

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »