Тыелган татлы сөю

Горур атлап узып китәсең син,
Сизмисең дә минем сагышны.
Нигә Ходай бирде икән миңа
Парын җуйган кошлар язмышын.

Бер ялгыш сүз үпкәләтер сыман,
Фәрештәдәй изге күңелең.
Акыл аңлый, йөрәк кабул итми
Сөюләрнең мөмкин түгелен.

Җитен чәчең, чия иренеңне
Бер үбәсем килә туйганчы.
Карашларым белән озатам һәр көн
Күз алдыннан сине җуйганчы.

Бер ялгыш сүз үпкәләтер сыман,
Фәрештәдәй изге күңелең.
Акыл аңлый, йөрәк кабул итми
Сөюләрнең мөмкин түгелен.

Якын килеп булмый, булмый якын килеп,
Син бит яры башка кешенең.
Хыялымда гына кавышулар,
Син — татлысы бары төшемнең.

Бер ялгыш сүз үпкәләтер сыман,
Фәрештәдәй изге күңелең.
Акыл аңлый, йөрәк кабул итми
Сөюләрнең мөмкин түгелен.
Акыл аңлый, йөрәк кабул итми
Сөюләрнең мөмкин түгелен…
Сөюләрнең мөмкин түгелен…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »