Татар егетләре

Ил чигендә сакта торып
Без чыныккан егетләр.
Иминлеген саклый илнең
Менә безнең кебекләр.

Эх, татар егетләре,
Ялтырый итекләре.
Чибәр кызлар өзелеп сөя,
Чибәр кызлар өзелеп сөя
Нәкъ безнең кебекләрне.

Әгәр сөйсә — өзелеп сөя,
Гомерлеккә яратып.
Аңлата белә башкача,
Йөрми гайбәт таратып.

Эх, татар егетләре,
Ялтырый итекләре.
Чибәр кызлар өзелеп сөя,
Чибәр кызлар өзелеп сөя
Нәкъ безнең кебекләрне.

Гармун алса кулларына —
Кушылып сайрый кошлар.
Егетләр җырлап җибәрсә —
Көнләшә сандугачлар.

Эх, татар егетләре,
Ялтырый итекләре.
Чибәр кызлар өзелеп сөя,
Чибәр кызлар өзелеп сөя
Нәкъ безнең кебекләрне.

Кайда булса да сынатмый
Чын татар егетләре.
Мәйданнарда билен бирми
Нәкъ безнең кебекләре.

Эх, татар егетләре,
Ялтырый итекләре.
Чибәр кызлар өзелеп сөя,
Чибәр кызлар өзелеп сөя
Нәкъ безнең кебекләрне.
Эх, татар егетләре…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »