Сөймәсәм дә «Сөям!» — диеп,
Зур гөнаһлы булыйммы?
Карлы яңгырларда калган
Гөлләр булып сулыйммы?
«Кадерлем!» — дип, эндәшимме,
Чит булсаң да җаныма?
Көткән кешем — ул син түгел,
Килмә, килмә яныма.
Очар кошның каурыйларын
Ялган ялкын өтсенме?
Яраларга дәва тапмый
Әрнеп гомер үтсенме?
«Кадерлем!» — дип, эндәшимме,
Чит булсаң да җаныма?
Көткән кешем — ул син түгел,
Килмә, килмә яныма.
Айдай бәхет вәгъдә итеп,
Күзләреңә карыйммы?
Мәнгелеккә иманымнан
Мәхрум булып калыйммы?
«Кадерлем!» — дип, эндәшимме,
Чит булсаң да җаныма?
Көткән кешем — ул син түгел,
Килмә, килмә яныма.
Көткән кешем — ул син түгел,
Килмә, килмә яныма…
Килмә, килмә яныма…
