Син йөргән юлларга быел да
Май ае чәчәкләр китерде:
Сине бит кайтыр, дип уйлый ул,
Миңа да кайтырсың шикелле.
Көз киткән былбыллар — кайттылар,
Гөләпләр терелде, ә син — юк;
Моңая таң саен сандугач:
Ул сине юксына, минем күк.
Бәйрәмдә минем тын табынга
Синең дә өлешең куела:
Беләм мин — кайтмыйсың… Шулай да
Кайтырсың шикелле тоела.
Бу җыр Фәридә Кудашева репертуарында бар
«
»