Каңгылдашып кайта казлар туган ягына…
Яшьлегенә кайта дөнья, язга аклана!
Онытылмаслык нинди көн бу?
Нинди матур чак.
Мәңгелеккә хәтерләргә җуелып калачак.
Гөрләвекләр җырлый-җырлый, юлдан ашыга,
Кубәләкләр вальс әйләнә кояш каршында.
Онытылмаслык нинди көн бу?
Нинди матур чак.
Мәңгелеккә хәтерләргә җуелып калачак.
Арын мәшәкатьләреңнән — тышта яз, дустым!
Илһамланып шул мизгелдә җырлар яз, дустым.
Онытылмаслык нинди көн бу?
Нинди матур чак.
Мәңгелеккә хәтерләргә җуелып калачак.
Варианты песни
Бу җыр Гүзәл Әхмәтова репертуарында бар
Добавлено tatassr в ЧТ, 20/03/2025 - 17:02
«
»
