Җаннарымны назга төреп,
Язлар килде менә тагы.
Куңелемнең бөреләредәй
Гел тулышып ташкан чагы.
Сөюемне һич яшермим,
Күзләреңә карыйм.
Син бит минем мәхаббәтем,
Күптән көткән ярым.
Җәйләремә алып чыгар
Чәчкәле кыр алан.
Кошлар җырына ияреп,
Атлым сиңа таба.
Сөюемне һич яшермим,
Күзләреңә карыйм.
Син бит минем мәхаббәтем,
Күптән көткән ярым.
Көзләремдә алтын төсе,
Төшкән ап-ак томан.
Яратудан канатланам
Сиңа очам һаман.
Сөюемне һич яшермим,
Күзләреңә карыйм.
Син бит минем мәхаббәтем,
Күптән көткән ярым.
Бу җыр Гүзәл Әхмәтова репертуарында бар
Добавлено tatassr в ПТ, 21/03/2025 - 09:45
«
»
