Кичке уен, кичке уен, яшьләр урамнан
Шаулап, гөрләп, уйнап-көлеп кайда юл алган?
Парлы-парлы җитәкләшкән кызлар, егетләр,
Матур күлмәк, җилле чалбар, туфли, читекләр.
Кичке уеннан кызлар кайта, таңнар ата,
Баштан китми төрле көй, моңнар.
Егет-малайлар йөг(е)рә-атлый озата-озата,
Таңга тиклем тынмый гармуннар.
Кичке уен, кичке уен елга буенда,
Əйтче, дустым, әйтче миңа: кемнәр уеңда?
Авыр сулап, авыр сулап, кемне көтәсең?
Сер бирмичә, сиздермичә, читтән үтәсең.
Кичке уеннан кызлар кайта, таңнар ата,
Баштан китми төрле көй, моңнар.
Егет-малайлар йөг(е)рә-атлый озата-озата,
Таңга тиклем тынмый гармуннар.
Кичке уеннан кызлар кайта, таңнар ата,
Баштан китми төрле көй, моңнар.
Егет-малайлар йөг(е)рә-атлый озата-озата,
Таңга тиклем тынмый гармуннар.
Таңга тиклем тынмый гармуннар…
