Исерек сөюемнән…

Сөю шундый хис икән ул,
Шәрабтан нык исертә.
Күзгә ак-кара күренми,
Шашып-шашып тилертә.

Бүген дә исерек мин,
Исерек сине сөюемә.
Чыдап булмый, баш авырта
Эчкәннән әллә сөюемнән.

Сиңа булган хисләремне
Белмим ничек әйтергә.
Айнык чакта мин сөйләшмим,
Эчкәч телем бәйләнә.

Бүген дә исерек мин,
Исерек сине сөюемә.
Чыдап булмый, баш авырта
Эчкәннән әллә сөюемнән.

Мәңге айнымаска риза
Мәхәббәт уйларыннан.
Мине генә исерт шулай
Җибәрми кочагыңнан.

Бүген дә исерек мин,
Исерек сине сөюемә.
Чыдап булмый, баш авырта
Эчкәннән әллә сөюемнән.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »