Миңа булган синең яратуың
Юлларымны һаман яктырта.
Назлы сүзләр, изге догаң белән
Зур тормышка аяк бастырдың.
Әни, әни, әни, әни-и, әни-и-и,
Ходай сиңа озын гомер бирсен.
Кабул булсын изге теләгең,
Минем өчен һаман борчыласың.
Ватылмасын бәллүр йөрәгең,
Әни, әни, әйтче миңа: сине
Мең бәладән ничек саклыйм соң?
Балачакның якты хәтирәсе,
Тылсым тулы назлы сүзләрең
Истән чыкмый, әни, нурлы йөзең,
Шомырт кебек соры күзләрең
Әни, әни, әни, әни-и, әни-и-и,
Ходай сиңа озын гомер бирсен.
Кабул булсын изге теләгең,
Минем өчен һаман борчыласың.
Ватылмасын бәллүр йөрәгең,
Әни, әни, әйтче миңа: сине
Мең бәладән ничек саклыйм соң?
Син өйрәттең мине бу тормышта
Аерырга акны, караны.
Синең янга, әни, сиңа киләм
Төзәтергә тирән яраны.
Әни, әни, әни, әни-и, әни-и-и,
Ходай сиңа озын гомер бирсен.
Кабул булсын изге теләгең,
Минем өчен һаман борчыласың.
Ватылмасын бәллүр йөрәгең,
Әни, әни, әйтче миңа: сине
Мең бәладән ничек саклыйм соң?
