Балан җимешләре

Балан агачының җимешләрен
Ачы диләр, баллы димиләр.
Әллә инде балан җимешендә
Ачы кайгы барын белмиләр,
Ачы кайгы барын белмиләр.

Кайгы йөри адәм башларыннан,
Кайгыларның булмый татлысы.
Балан җимешләре ачы түгел,
Иң ачысы — бала кайгысы.
Балан җимешләре ачы түгел,
Иң ачысы — бала кайгысы.

Баланнарның чәчәкләре матур,
Таҗлары ап-ак, хуш ислеләр.
Тәлгәш-тәлгәш үскән җимешләре
Кып-кызыллар, комач төслеләр,
Кып-кызыллар, комач төслеләр.

Кайгы йөри адәм башларыннан,
Кайгыларның булмый татлысы.
Балан җимешләре ачы түгел,
Иң ачысы — бала кайгысы.
Балан җимешләре ачы түгел,
Иң ачысы — бала кайгысы.

Балан агачына су сипмиләр,
Табигатьтән ала ни кирәк.
Авыр кайгыларга дучар булсаң,
Арынырга чын дуслар кирәк,
Арынырга чын дуслар кирәк.

Кайгы йөри адәм башларыннан,
Кайгыларның булмый татлысы.
Балан җимешләре ачы түгел,
Иң ачысы — бала кайгысы.
Балан җимешләре ачы түгел,
Иң ачысы — бала кайгысы,
Иң ачысы — бала кайгысы…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »