Кыр казлары кайта, ә син киттең.
Үзәкләрем калды өзелеп.
Яннарыма инде син кайтмассың,
Кайтсалар да казлар тезелеп.
Тезелешеп кайта кыр казлары,
Синсез генә уза язларым.
Җырларыма салам, салам сөюемнең
Сиңа бирелмәгән назларын.
Җырларыма салам, салам сөюемнең
Сиңа бирелмәгән назларын.
Булсаң да син миннән еракларда,
Күң(е)лем синең белән сөйләшә.
Сагыш тулган җырларымның моңы
Җаным булып сиңа эндәшә.
Тезелешеп кайта кыр казлары,
Синсез генә уза язларым.
Җырларыма салам, салам сөюемнең
Сиңа бирелмәгән назларын.
Җырларыма салам, салам сөюемнең
Сиңа бирелмәгән назларын.
Бик сагындым… Яннарыңа синең
Шул җырларым булып барырмын.
Җырлар белән синең күңелеңдә,
Моңнар гына булып калырмын.
Тезелешеп кайта кыр казлары,
Синсез генә уза язларым.
Җырларыма салам, салам сөюемнең
Сиңа бирелмәгән назларын.
Җырларыма салам, салам сөюемнең
Сиңа бирелмәгән назларын.
