Яшьлектә калган ярлар

Категория: көе сүзләре

Оныта алмыйм менә ничә еллар,
Шатланамын синең барлыкка.
Искә алсам көләч йөзләреңне
Күңелкәем тула шатлыкка.

Икебез бит калдык ике ярда,
Язмыш сынауларын үтмичә.
Тиле яшьлек үзенекен итте,
Сабырлар да азрак итмичә.

Кайтарасы иде шул чакларны,
Сандугачлы алсу таңнарны,
Йолдызлы сихри ялгыз күкне,
Без йөгереп узган сукмакны.

Икебез бит калдык ике ярда,
Язмыш сынауларын үтмичә.
Тиле яшьлек үзенекен итте,
Сабырлар да азрак итмичә.

Кире кайтыр юллар юк шул инде
Яшьлегемнең алсу таңына.
Ике ярда ялгыз ике аккош
Әле һаман канат кагына.

Икебез бит калдык ике ярда,
Язмыш сынауларын үтмичә.
Тиле яшьлек үзенекен итте,
Сабырлар да азрак итмичә.

Белеп яшим синең барлыгыңны,
Күрмәсәм дә күптән үзеңне.
Үткән еллар — аккан сулар инде,
Үткән гафу итте бит безне.

Икебез бит калдык ике ярда,
Язмыш сынауларын үтмичә.
Тиле яшьлек үзенекен итте,
Сабырлар да азрак итмичә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »