Соң очраштык, соңдыр инде диеп,
Күңел йөри һаман моң түгеп.
Ә колакта чыңлый җил тавышы:
Яратырга бер дә соң түгел.
Бәлки, бу төн безнең төштә генә,
Ә көнебез чында юк бүген.
Бергә иткән таң елмаеп әйтә:
Яратырга бер дә соң түгел.
Бар дөньяны без оныттык, ахры,
Тик аң уйлый: бәлки, тиң түгел.
Аңа каршы йөрәк фикер әйтә:
Яратырга бер дә соң түгел.
Бәлки, бу төн безнең төштә генә,
Ә көнебез чында юк бүген.
Бергә иткән таң елмаеп әйтә:
Яратырга бер дә соң түгел.
Бер карасаң: без икебез бүген
Оҗмахның да таптык иң түрен.
Һәм колакта чыңлый тик бер тавыш:
Яратырга бер дә соң түгел.
Бәлки, бу төн безнең төштә генә,
Ә көнебез чында юк бүген.
Бергә иткән таң елмаеп әйтә:
Яратырга бер дә соң түгел.
Бергә иткән таң елмаеп әйтә:
Яратырга бер дә соң түгел…
Яратырга бер дә соң түгел…
Варианты песни
