Туганнарым (дүртенче вариант)

Урманнарга керсәм әгәр,
Кошның төрлесе сайрый.
Кемнәр, киткәннәр җыелган,
Туганнарым соңламый.

Урманнарым шау агач,
Сайрый моңлы сандугач.
Бигрәк рәхәт яннарымда
Туганнарым сез булгач.

Урмандагы агачлардай
Туганнарымның саны.
Ходай биргән игелекне
Югалтмый саклыйк әле.

Урманнарым шау агач,
Сайрый моңлы сандугач.
Бигрәк рәхәт яннарымда
Туганнарым сез булгач.

Шөкер итеп, әйдә, яшик,
Туганнарым, бу җирдә.
Агачлардан ныграк булып
Яшәсәк иде бергә.

Кайда гына йөрсәм дә —
Тарта сезгә күңелем.
Иң кадерле, иң күңелле
Туганнарым, үзләрең.
Туганнарым, үзләрең…

Кайда гына йөрсәм дә —
Тарта сезгә күңелем.
Иң кадерле, иң күңелле
Туганнарым, үзләрең.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »