Мин аңладым: син — язмышым,
Тик син генә яулый алдың мине.
Һәрбер синсез үткән мизгел
Салкын кышның төненә тиң иде.
Бәлки, бу бары тик төш кенә,
Төшем булса — уятма.
Син очрадың минем юлымда.
Сакла мине югалтма, югалтма.
Ялгышмадым, мин ялгышмадым!
Сине язмышым диеп уйлап,
Гомерлеккә тик сине сайлап.
Ялгышмадым…
Кабат очрашуны көтәм.
Сине уйлыйм, төшләремдә күрәм.
Яулый алдым йөрәгеңне,
Миңа булган хисләреңне сизәм.
Язларын ташып агар елга,
Ярларыннан тулып.
Без булырбыз мәңгегә бергә
Шул суларга кушылып, кушылып.
Ялгышмадым, мин ялгышмадым!
Сине язмышым диеп уйлап,
Гомерлеккә тик сине сайлап.
Ялгышмадым…
Бәлки, бу бары тик төш кенә,
Төшем булса — уятма.
Син очрадың минем юлымда.
Сакла мине югалтма, югалтма.
Ялгышмадым, мин ялгышмадым!
Сине язмышым диеп уйлап,
Гомерлеккә тик сине сайлап.
Ялгышмадым…
