Картаясы килми һич тә

Картаясы килми һич тә,
Гомер көзе җитсә дә.
Мәхәббәттән янам-көям,
Чәчләргә чал төшсә дә.

Җитмешен дә, сиксәнен дә
Узарга язсын безгә.
Оҗмахлар матур дисәләр дә,
Китәсе килми җирдән,
Яшик әле бу җирдә.

Яшем алтмышта булса да,
Күңелем унсигездә.
Яшик әле бергә-бергә
Мәхәббәт диңгезендә.

Җитмешен дә, сиксәнен дә
Узарга язсын безгә.
Оҗмахлар матур дисәләр дә,
Китәсе килми җирдән,
Яшик әле бу җирдә.

Яшик әле бу дөньяның
Кадерен белеп кенә.
Сөюләрдән янып-көеп,
Бәгърем диеп кенә.

Туксанын да, йөзләрен дә
Узарга язсын бергә.
Оҗмахлар матур дисәләр дә,
Китәсе килми җирдән,
Яшик әле бу җирдә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »