Бер бакчада гөлләр чәчкә ата,
Бер бакчада төсләр сүрелгән.
Кемнәрнеңдер бүген ямьле язы,
Кемнәрнеңдер көзе күренгән.
Ике килми гомер дисәләр дә,
Кем яшәмәс иде икене.
Язлар саен килсен сандугачлар,
Тик килмәсен җанга үкенү.
Бу дөньяда бәхет-рәхәтләр дә,
Бу дөньяда кайгы-зар да күп.
Кемнәргәдер сайрый сандугачы,
Кемнәрнедер юата кәккүк.
Ике килми гомер дисәләр дә,
Кем яшәмәс иде икене.
Язлар саен килсен сандугачлар,
Тик килмәсен җанга үкенү.
Төннәремдә канатларын кага
Фәрештәләр, аяз зәңгәр күк.
Сандугачка кушылып сайрар мәлем,
Татылмаган әле тәмнәр күп.
Ике килми гомер дисәләр дә,
Кем яшәмәс иде икене.
Язлар саен килсен сандугачлар,
Тик килмәсен җанга үкенү.
Тик килмәсен җанга үкенү…
