Сөялдем сөяннәргә (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Тукталдым яланнарда,
Сокландым баланнарга;
Бар ялкынымны бирәмен
Кабына алганнарга.

Сөялдем сөяннәргә,
Тирбәлдем имәннәрдә;
Бар шатлыгымны бирәмен
Кадерен белгәннәргә.

Йөгердем урамнарда,
Уралдым бураннарга;
Йөрәк давылын бирәмен
Бик тыныч булганнарга.

Сөялдем сөяннәргә,
Тирбәлдем имәннәрдә;
Бар шатлыгымны бирәмен
Кадерен белгәннәргә.

Карадым офыкларга,
Үрелдем болытларга;
Бу җырларым канат булсын
Күңеле боекларга.

Сөялдем сөяннәргә,
Тирбәлдем имәннәрдә;
Бар шатлыгымны бирәмен
Кадерен белгәннәргә.
Кадерен белгәннәргә…

/Сөян — кабыксыз юкә үзагачы/

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »