Ак каеннар төренгәннәр
Ак томанга.
Җылынырга теләгәндәй
Көзге таңда.
Җылы җәйдән көзгә күчү
Җиңел түгел…
Үләннәр дә елый кебек,
Яшен түгеп.
Алда, диеп, күпме салкын
Көннәр булыр…
Яфраклар да коелырлар,
Җаннар туңыр…
Еламагыз, үләннәрем!
Каеннарым!
Язлар килер, куып кышның
Салкыннарын!
Кинәнербез җылы язның
Рәхәтенә!
Эй, Ходаем, яшәү өчен
Рәхмәт сиңа!
Кайчагында елашсак та
Яшьләр коеп,
Бу дөньяда яшәүләрдән
Булмас туеп!
Бу дөньяда яшәүләрдән
Булмас туеп!..
Бу җыр Бибисара Азаматова репертуарында бар
Добавлено tatassr в ЧТ, 27/03/2025 - 15:50
«
»
