Ак каенга кунып, кәккүк саный
Гомеремнең калган елларын.
Мәңгелеккә килгән сыман идем,
Ашыктыра гомер юлларын.
Кәккүк, кәккүк, син санама әле,
Уйга салма минем күңелне.
Мәңгелеккә килдек дип яшикче
Кыска гына газиз гомерне.
Ак каенның яшел яулыгыннан
Кара күзләр көлеп карыйлар.
Каен — кайгы төсе дисәләр дә,
Дөньяларны ямьләп балкыйлар.
Кәккүк, кәккүк, син санама әле,
Уйга салма минем күңелне.
Мәңгелеккә килдек дип яшикче
Кыска гына газиз гомерне.
Ак каенда кәккүк гомер саный,
Язлар җиткәч килеп каршыма.
Ашыктырма, кәккүк, вакытларны,
Җырланмаган җырлар хакына.
Кәккүк, кәккүк, син санама әле,
Уйга салма минем күңелне.
Мәңгелеккә килдек дип яшикче
Кыска гына газиз гомерне.
Кәккүк, кәккүк, син санама әле,
Уйга салма минем күңелне.
Мәңгелеккә килдек дип яшикче
Кыска гына газиз гомерне…
Мәңгелеккә килдек дип яшикче
Кыска гына газиз гомерне…
