Әгәр сез ир-егет икән.
Эш тотсын кулыгыз.
Кулыгыздан килгән кадәр
Игелек кылыгыз.
Һәммәгез дә минем
Теләктән уңыгыз:
Бәхетле булыгыз!
Бәхетле булыгыз!
Арагызда, зинһар өчен,
Булмасын толыгыз.
Матур булсын, батыр булсын
Кызыгыз, улыгыз.
Һәммәгез дә минем
Теләктән уңыгыз:
Бәхетле булыгыз!
Бәхетле булыгыз!
Онытмасын әнкәйләрне
Кечегез, олыгыз.
Озын гомер кичерегез,
Чәчегез, урыгыз.
Һәммәгез дә минем
Теләктән уңыгыз:
Бәхетле булыгыз!
Бәхетле булыгыз!
Торган саен хикмәтлерәк
Көнебез, елыбыз.
Шатлыкларга, мәхәббәткә,
Бәхеткә — юлыбыз.
Һәммәгез дә минем
Теләктән уңыгыз:
Бәхетле булыгыз!
Бәхетле булыгыз!