Сөю ялкынында

Ник очрадың кабат юлларымда,
Нигә күңелемне кузгаттың?
Ә мин сине оныткан да идем,
Сүнгән хисләремне уяттың.

Сөю ялкынында янар өчен
Тергезәм мәхәббәт учагын.
Түзә алмый шашкан йөрәгем дә,
Ачсаң идең кайнар кочагың.

Бик тырышкан идем синсез генә,
Туар таңнарымны үзгәртеп.
Син калдырып киткән сагышларны
Үткән болытларга өләшеп.

Сөю ялкынында янар өчен
Тергезәм мәхәббәт учагын.
Түзә алмый шашкан йөрәгем дә,
Ачсаң идең кайнар кочагың.

Уйларымны учлап бирсәм иде
Көзләрнең елак җилләренә.
Ак карларга гына төрим дисәм —
Тыелдым буран-көртләренә.

Сөю ялкынында янар өчен
Тергезәм мәхәббәт учагын.
Түзә алмый шашкан йөрәгем дә,
Ачсаң идең кайнар кочагың.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »