Тормышның шәп чагы,
Яна ялкын йөрәктә.
Җылыт, әйдә, учагы,
Сагыш калды еракта.
Яшә бәхет илендә,
Дөнья шатлыкка тулсын.
Һәрбер килгән көнеңдә
Дусларың бергә булсын.
Беркайчан бирешмәдең,
Булмадың икейөзле.
Кайгы-хәсрәт белмәдең,
Әлегә кодрәт көчле.
Яшә бәхет илендә,
Дөнья шатлыкка тулсын.
Һәрбер килгән көнеңдә
Дусларың бергә булсын.
Яшә бәхет-сафлыкта,
Якты булсын бәйрәмең.
Исәнлектә-саулыкта
Син көткән киләчәгең.
Яшә бәхет илендә,
Дөнья шатлыкка тулсын.
Һәрбер килгән көнеңдә
Дусларың бергә булсын.
Бергә шатлыкта булсын…
Дусларың бергә булсын…
Бу җыр Радик Миңнебаев, Радик Рахматуллин репертуарында бар
Добавлено tatassr в Пнд, 31/03/2025 - 16:09
«
»
