Люция

Чулпан йолдызына тиңләр идем,
Тиң йолдызлар күктә юк сиңа!
Ә мин тиңлим яшьлек йолдызына
Кара күзем, дустым, Люция.

Үрелеп үскән чәчәк дияр идем,
Тиң чәчәкләр җирдә юк сиңа!
Бар нәрсәдән гүзәл син, кадерлем,
Кара карлыгачым, Люция.

Күңел гөле хисләр бәйләменнән
Җырлар үреп бирәм мин сиңа.
Оныта алмам серле күз карашын,
Көләч йөзен, дустым, Люция.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »