Язгы урман буйлары,
Яңгырый кәкүк моңнары.
Яңгыр яугач таралды
Җәйгор нурлары.
Күктә җәйгор нурлары,
Җирдә яңгыр сулары,
Йөрәгемдә, гел генә,
Иркәм — син генә!
Болытлардан югары
Уралымның таулары.
Уйный Урал күгендә / Балкый таулар үрендә /
Җәйгор нурлары.
Күктә җәйгор нурлары,
Җирдә яңгыр сулары,
Йөрәгемдә, гел генә,
Иркәм — син генә!
Син — чәчкәнең назлары, / Син — чәчкәнең язлары, /
Син — сөюнең язлары, / Син — сөюнең назлары, /
Уйный йөрәк түрендә — / Йөзләреңне яктыра — /
Җәйгор нурлары.
Күктә җәйгор нурлары,
Җирдә яңгыр сулары,
Йөрәгемдә, гел генә,
Иркәм — син генә!
/ Җәйгор (баш. йәйғор) — салават күпере /