Дунала

Яфрак ярды дунала
Язгы уыз дөньяда.
Шундый матур урманы,
Җәннәт инде торганы.

Көзге урман уйлана…
Томрап пешә дунала…

… Чәчкә атты дунала
Зөбәрҗәттәй дөньяда.
Муел дип җан аталар
Сындырып “яраталар”.

Көзге урман уйлана…
Томрап пешә дунала…

Эй юләркәй, дунала,
Юкка җаның сызлана,
Бәхетеңне көт көн дә,
Байлыгың үз өстендә.

Көзге урман уйлана…
Томрап пешә дунала…

Юк тик (шул) аны күрүче,
Яннарына килүче.
Башын ия дунала,
Ямьсезмен, дип, моңлана.

Көзге урман уйлана…
Томрап пешә дунала…

/ Дунала (баш.) — дүләнә /
/ Муел (баш.) — шомырт /

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »