Әллә нигә күңелкәем тулды,
Туган көнем килеп җиткән бит?!
"Балачакта! …" — бик күңелле бәйрәм,
Еллар үткәч моңсу икән бит!
Бераз моңсу гомер үткәнгә,
Бераз моңсу яшьлек киткәнгә,
Туган көннәр бер-бер артлы килеп
"Гомер" дигән бизәк чиккәнгә!
Күпме котлау, бүләкләр дә ява,
Туган көндә, бәйрәм түрендә.
Үткән елым гына моңсуланып
Басып калды күңелем күгендә.
Бераз моңсу гомер үткәнгә,
Бераз моңсу яшьлек киткәнгә,
Туган көннәр бер-бер артлы килеп
"Гомер" дигән бизәк чиккәнгә!
Тик шулай да зур өметләр белән
Каршылыйм мин гомер бәйрәмен
Еллар — узса, узсын, өзелмәсен,
Тапланмасын гомер сәйләмем!
Бераз моңсу гомер үткәнгә,
Бераз моңсу яшьлек киткәнгә,
Туган көннәр бер-бер артлы килеп
"Гомер" дигән бизәк чиккәнгә!