Әй, Казан, минем Казаным

Категория: көе сүзләре

Әй, Казан, минем Казаным,
Татар иле йөрәге!
Синдә яшәүче халкымның
Аяз булсын көннәре.

Әй, Казан, минем Казаным,
Күңелгә якын җирем!
Синдә хисләрем канатлы,
Яңгырый дәртле җырым.

Казаным — бәхет каласы,
Бәхет нуры шәhәрдә!
Һәр балаңа насыйп булсын
Иман белән яшәргә.

Әй, Казан, минем Казаным,
Күңелгә якын җирем!
Синдә хисләрем канатлы,
Яңгырый дәртле җырым.

Тынычлык шәhәре — Казан,
Монда hәркем дус, туган.
Чал тарихтан кайтаваз син —
Мәшhүр Идел йортыннан.

Әй, Казан, минем Казаным,
Күңелгә якын җирем!
Синдә хисләрем канатлы,
Яңгырый дәртле җырым.
Яңгырый дәртле җырым…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »