Көзге ачы җилләрдә (икенче вариант)

/ Фәридә Кудашева репертуарыннан салмак җырының төре /

Урак урган җирләрем лә,
Печән чапкан җирләрем шул,
Йөгереп китәрдәй булам ла,
Кайтып җитәрдәй булам
Көзге ачы җилләрдә шул
Туган-үскән илләргә.

Күк чәчкәдәй күкрәп калды
Туган үскән илләрем шул.
Йөгереп китәрдәй булам ла,
Кайтып җитәрдәй булам.
Көзге ачы җилләрдә шул
Туган-үскән илләргә.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »