Үкенүләрдән тора безнең үткән еллар,
Шул елларга килә кайтасы.
Шаян яшьлек үткән яшел аланнарга
Ялан аяк килә басасы.
Бер кайтасы килә, очрашасы килә
Вәгъдәләшкән таллар куенында.
Көздән һаман язлар, һаман язлар көтәм.
Син кайда соң, кемнәр куенында?
Төшләремдә генә кайтам яшьлегемә,
Тоям кочагыңның җылысын.
Иреннәрең үпкән татлы кайнарлыктан
Уянамын кысылып сулышым.
Бер кайтасы килә, очрашасы килә
Вәгъдәләшкән таллар куенында.
Көздән һаман язлар, һаман язлар көтәм.
Син кайда соң, кемнәр куенында?
Саклыйм әле һаман, саклыйм йөрәгемдә
Сине генә сөйгән язымны.
Гомерем буе көтәм, хыялымда йөзәм,
Яшьлегемдә калган язымны.
Бер кайтасы килә, очрашасы килә
Мәхәббәтнең тәүге таңында.
Иң татлысы булып кайнар күңелеңнең
Калыр өчен гомер языңда.
Калыр өчен гомер языңда…
/ Чагыштыру өчен: шул ук сүзләргә диярлек "Хыяллар, хыяллар…" җыры /
