Көрнәле моңнары

Бер моң булып керә авыл
Хис тулган күңелемә.
Яшьлегемә кайтам тагын,
Кайтаваз көйләренә.

Әй, Көрнәле, Көрнәленең
Игеннәре, кырлары.
Синдә калган сабый чагым
Һәм дә яшьлек җырларым.

Һаман әле сизгән сыман
Кайнар ипи исләрен.
Сагынып көткәннәрем исә —
Куян күчтәнәчләре.

Әй, Көрнәле, Көрнәленең
Игеннәре, кырлары.
Синдә калган сабый чагым
Һәм дә яшьлек җырларым.

Шушы көйне тоеп яшим
Иртәсен дә, кичен дә.
Язмыш кайларда йөртсә дә
Һәрвакыт ул исемдә.

Әй, Көрнәле, Көрнәленең
Игеннәре, кырлары.
Синдә калган сабый чагым
Һәм дә яшьлек җырларым.
Синдә калган сабый чагым
Һәм дә яшьлек җырларым…
Һәм дә яшьлек җырларым…

/ Коры Көрнәле һәм Юеш Көрнәле (рус. Сухие и Мокрые Курнали́) — Татарстанның Алексеевск районындагы ике авыл. Көрнәле елгасы (рус. Курналка) буена урнашканнар /

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »