Җаным (бишенче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Күзләреңә карыйм да,
Мәхәббәтең аңлыймын.
Кабатлачы сөю сүзен тагын, тагын.
Күзләреңә карыйм да,
Мәхәббәтең аңлыймын.
Яратамын сине генә өзелеп, җаным.
Җаным, җаным…
Кабатлачы сөю сүзен тагын, тагын…

Күреп сине жәйнең алсу бер таңында,
Якты йолдыз кабынды минем җанымда.
Ышанычлы терәк бүлып гомер юлымда,
Риза булырсыңмы минем белән барырга.

Күзләреңә карыйм да,
Мәхәббәтең аңлыймын.
Кабатлачы сөю сүзен тагын, тагын.
Күзләреңә карыйм да,
Мәхәббәтең аңлыймын.
Яратамын сине генә өзелеп, җаным.
Җаным, җаным, җаным…
Кабатлачы сөю сүзен тагын, тагын…

Мин бит сине күпме гомер, күпме әзләдем,
Сине күреп түя алмый хәзер күзләрем.
Якты кояш көнләшердәй синең йөзләрең,
Сиңа гына сөям дигән назлы сүзләрем.

Син минем язмышым, син минем табышым
Кайда син, кайда дип зарыгып көткәнем.
Яратам сүзләрең, бәхетле күзләрең.
Меңнәр арасыннан бар сине эзләдем.

Күзләреңә карыйм да,
Мәхәббәтең аңлыймын.
Кабатлачы сөю сүзен тагын, тагын.
Күзләреңә карыйм да,
Мәхәббәтең аңлыймын.
Яратамын сине генә өзелеп, җаным.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »