Якын дуслар гел кирәк,
Кирәк дуслар гомер иткәндә.
Авыр юллар җиңеләя,
Җиңеләя бергә үткәндә.
Бергә оча кошлар да,
Ярдәмләшә кошлар да
Канатлары талган чакларда.
Җанга якын дусларны,
Җанга якын дусларны
Гомер буе кирәк сакларга.
Дусларым — төп киңәшче
Киңәшләре кирәк чагында.
Шатлыгымны бүлешкәч
Шатлыкларым арта тагын да.
Бергә оча кошлар да,
Ярдәмләшә кошлар да
Канатлары талган чакларда.
Җанга якын дусларны,
Җанга якын дусларны
Гомер буе кирәк сакларга.
Серебезне бүлешик
Сер сакларлык дуслар барында,
Шул чак уйлар-хыяллар
Якынайта безне тагын да.
Бергә оча кошлар да,
Ярдәмләшә кошлар да
Канатлары талган чакларда.
Җанга якын дусларны,
Җанга якын дусларны
Гомер буе кирәк сакларга.
Җанга якын дусларны,
Җанга якын дусларны
Гомер буе кирәк сакларга…
