Язмыш биргән бәхет тамчыларын
Мин тамчылап жыйдым учыма.
Еллар аша сабыр гына көтеп
Улдыр чыгар диеп каршыма.
Тамчы-тамчы бәхет тамчылары
Яңгыр булып яумый күкләрдән.
Чишмә булып, ургып ташып чыкмый,
Чыклар булмый иртән үләндә.
Тамчы-тамчы бәхет тамчылары,
Язмыш бүләк итә тамчылар.
Бәхетләрне саклап бергә яшик,
Һәрбер туар көнне каршылап.
Тормыш биргән барлык сынауларны
Көчле иңнәр бергә күтәрә.
Өмет учакларын саклаганнар
Бәхет түрләренә җитәрләр.
Тамчы-тамчы бәхет тамчылары,
Язмыш бүләк итә тамчылар.
Бәхетләрне саклап бергә яшик,
Һәрбер туар көнне каршылап.
Тамчылардан җыйган бәхетләрне
Үтмәселәр җирдә берәү дә.
Юлларымда көткән ярлар очрар,
Яшәсеннәр бәхет илендә.
Тамчы-тамчы бәхет тамчылары
Яңгыр булып яумый күкләрдән.
Чишмә булып, ургып ташып чыкмый,
Чыклар булмый иртән үләндә.
Тамчы, тамчы…..
Тамчы-тамчы бәхет тамчылары,
Язмыш бүләк итә тамчылар.
Бәхетләрне саклап бергә яшик,
Һәрбер туар көнне каршылап.
Бәхетләрне саклап бергә яшик,
Һәрбер туар көнне каршылап…
