Син китсәң дә, әти, мәңгелеккә калдың
Моңнар булып сабый җанымда.
Көчле рухың безгә терәк әле һаман,
Тора бәхетебез сагында.
Әни белән бергә утырып чәй эчәбез,
Искә алып сине тагын да.
Шул хөрмәтле өстәл, тормышыбыз яме,
Син җитмисең әни янында.
Күбәләкләр булып очып кайта җаның
Бик күрәсе килгән чакларда.
Сине күреп төштә елмаям мин һаман,
Килче, әти, кил син тагын да.
Юксынабыз сине, әтием…
Бик сагындым сине, әтием…
Бу җыр Гүзәл Мәхмүтова репертуарында бар
Добавлено tatassr в СБ, 05/04/2025 - 22:37
«
»
