Җилләр булып

Онытмыйсың әллә һаман, миңа
Җилләр булып сөю юллыйсың.
Чәчләреңнән назлап үбәм дисең,
Артларымнан куып уйныйсың.

Җилләр булып, җилләр булып кына
Син киләсең хәзер яныма.
Җилләр тынса — шаян сүзләреңне,
Сине күң(е)лем өзелеп сагына.

Җилләр булып кереп куеныма,
Шушы бит ул сөю, күрәсең.
Чәчкә сибеп үтәр юлларыңа,
Иренеңнән килә үбәсем.

Җилләр булып, җилләр булып кына
Син киләсең хәзер яныма.
Җилләр тынса — шаян сүзләреңне,
Сине күң(е)лем өзелеп сагына.

Җилләр булып, җилләр булып кына
Чакырасың үзең артыннан.
Шул җилләрең әсир итте җаным,
Мин җилләргә кабат сатылам.

Җилләр булып, җилләр булып кына
Син киләсең хәзер яныма.
Җилләр тынса — шаян сүзләреңне,
Сине күң(е)лем өзелеп сагына.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 2 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »