Озатты олы юлларга
Безне соңгы кыңгырау.
Хәтерләрдә мәңге калыр
Шушы дәртле яңгырау.
Кая китте, кайда калды
Кыңгыраулы дәресләр,
Әлифбадан күреп язган
Иң беренче хәрефләр?
Соңгы кыңгырау, кыңгырау,
Колагымда чыңнарың.
Синең моңыңа уралган
Минем мәктәп юллары.
Күңел тулы мөлдерәмә,
Сагыну сыймый җанга.
Җырларыма кушып бар(ы)сын,
Таратам бар җиһанга.
Хәтирәләр онытылмый,
Кабат-кабат яңара.
Сизелмичә бер-бер артлы
Үттеләр соң кай ара?
Укытучы абый, апа,
Газиз туган мәктәбем.
Сезгә барысы өчен дә
Рәхмәтләрем әйтәмен.
Соңгы кыңгырау, кыңгырау,
Колагымда чыңнарың.
Синең моңыңа уралган
Минем мәктәп юллары.
Күңел тулы мөлдерәмә,
Сагыну сыймый җанга.
Җырларыма кушып бар(ы)сын,
Таратам бар җиһанга.
Җырларыма кушып бар(ы)сын,
Таратам бар җиһанга…
