Еллар үткән

Еллар үткән, чәчкә чаллар керткән,
Олгайган инде күбебез.
Яшьлегебез калган вакытларга
Кабат кайтты бүген күң(е)лебез.

Гомер кыска, бик тиз узып китә,
Яшьлек чоры гүя бер атлам.
Исәнлектә бергә күрешергә
Язсын иде Ходай кабат та.

Искә алдык кабат үткәннәрне,
Күңелләрдә күпме хәтирә.
Гомерләрнең татлы мизгелләре
Калган икән җанда мәңгегә.

Гомер кыска, бик тиз узып китә,
Яшьлек чоры гүя бер атлам.
Исәнлектә бергә күрешергә
Язсын иде Ходай кабат та.

Тәүге ярлар, тәүге күрешүләр
Онытылмый торган чак икән.
Бер күрешү үзе бер гомер, дип,
Халык әйткән сүзләр хак икән.

Гомер кыска, бик тиз узып китә,
Яшьлек чоры гүя бер атлам.
Исәнлектә бергә күрешергә
Язсын иде Ходай кабат та.
Язсын иде Ходай кабат та…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »