Сүнгән учак

Категория: көе һәм сүзләре

Хәтеремнән китми һаман
Синең уйчан күзләрең,
Яратам бит сине диеп,
Пышылдаган сүзләрең.

Әллә синме, әллә минме,
Адаштырдык юлларны…
Сөюләрнең дөрләп янган
Сүнгән инде учагы.

Сагындыра, юксындыра
Синең җылы кочагың.
Кадерлерәк җир йөзендә
Миңа ни бар тагын?

Әллә синме, әллә минме,
Адаштырдык юлларны…
Сөюләрнең дөрләп янган
Сүнгән инде учагы.

Көннәр үтеп, айлар үтеп,
Еллары да үтәрләр.
Синсез узган гомеремне
Хатирәләр бизәрләр.

Әллә синме, әллә минме,
Адаштырдык юлларны…
Сөюләрнең дөрләп янган
Сүнгән инде учагы.
Сөюләрнең дөрләп янган
Сүнгән инде учагы…
Сүнгән инде учагы…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »