Алинәкәй

Иркә гөлләр үсә назланып,
Гүзәллеккә күмеп язларны.
Иркә гөлем, минем Алинәм,
Бәхетемә Ходай язганым.

Алинәкәй, бәгърем, күз нурым,
Сиңа багышладым бу җырым.
Сагынганда шуны тыңларсың,
Тыңларсың да мине уйларсың.

Өзелеп сине килә күрәсе,
Матур күзләреңнән үбәсе.
Сине сагынуыма чама юк,
Кайтып кына килер чара юк.

Алинәкәй, бәгърем, күз нурым,
Сиңа багышладым бу җырым.
Сагынганда шуны тыңларсың,
Тыңларсың да мине уйларсың.

Сандугачлар мине аңлыйлар,
Бу җырыма кушылып сайрыйлар.
Кайтам инде, кайтам ашкынып,
Эх, Алинәм, сине сагынып.

Алинәкәй, бәгърем, күз нурым,
Сиңа багышладым бу җырым.
Сагынганда шуны тыңларсың,
Тыңларсың да мине уйларсың.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »