Безнең яшьлек

Категория: көе һәм сүзләре

Безнең яшьлек инде үтелгән,
Гомер йомгаклары сүтелгән.
Синсез генә узган ул яшьлек,
Әйтерсең лә салкын боз сыман.

Кабат киләм синең яныңа,
Җаным да тик сине сагына.
Уйлар да бер иде хыялда,
Тик булмадың минем яр гына.

Вакыт үткәч онытыла барсы да,
Дөрес түгел икән әйтүләр.
Киресенчә: искә төшәсең,
Сыкрап куя шул чак күңелләр.

Кабат киләм синең яныңа,
Җаным да тик сине сагына.
Уйлар да бер иде хыялда,
Тик булмадың минем яр гына.

Безнең яшьлек инде үтелгән,
Кайнар сөюләрдә сүрелгән.
Тик шулай да син дә сөясең,
Эчтән генә янып көясең.

Кабат киләм синең яныңа,
Җаным да тик сине сагына.
Уйлар да бер иде хыялда,
Тик булмадың минем яр гына.
Уйлар да бер иде хыялда,
Тик булмадың минем яр гына…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »