Күңелемнең кыллары

Категория: көе сүзләре

 

Күңелемнең кыллары,
Мәхәббәтнең юллары,
Ташып тора күңелемнән
Сөю тулы җырларым.

Тыным белән җылытырмын,
Сулышымны өрермен.
Хәле бетте дисәң әгәр,
Кочагыңда эрермен.

Күңелемнең кыллары,
Мәхәббәтнең юллары,
Ташып тора күңелдән
Сөю тулы җырларым.

Сиңа гына сөйли торган
Сүзләрем бар телемдә.
Мәңге сүнмәс нурлар булып
Балкыйсың да күңелдә.

Күңелемнең кыллары,
Мәхәббәтнең юллары,
Ташып тора күңелемнән
Сөю тулы җырларым.
Җырларым…
Күңелләрем…
Җырларым…

Мәхәббәтләр, сөю рәхәт
Һәм күзләрдә чагыла.
Аның белән син кайтасың
Иң бәхетле чагыңа.

Күңелемнең кыллары,
Мәхәббәтнең юллары,
Ташып тора күңелемнән
Сөю тулы җырларым.

Күңелемнең кыллары,
Мәхәббәтнең юллары,
Ташып тора күңелемнән
Сөю тулы җырларым.
Җырларым…

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »