Тормыш — көрәш, без көрәшче,
Бил алышабыз.
Яшәү дигән киң мәйданда
Гел ярышта без.
Гомерләрне куып җилләр
Исә дә исә.
Без җилләргә бирешмәбез,
Аллаһым бирсә.
Һәр яңа көн — яңа ачыш,
Офыклар ерак.
Янып яшә, диеп дәшә
Ялыкмас йөрәк.
Гомерләрне куып җилләр
Исә дә исә.
Без җилләргә бирешмәбез,
Аллаһым бирсә.
Без — бу җирнең сөеп баккан
Газиз баласы.
Язган безгә бәхетне дә
Шуннан табасы.
Гомерләрне куып җилләр
Исә дә исә.
Без җилләргә бирешмәбез,
Аллаһым бирсә.
Без җилләргә бирешмәбез,
Аллаһым бирсә…
Варианты песни
Бу җыр Фирдүс Тямаев репертуарында бар
Добавлено tatassr в ПТ, 11/04/2025 - 20:52
«
»
