Барыбер яратам

Мин сине барыбер яратам,
Нинди генә булсаң да.
Йөрәгемнең ярасына
Кайчак тозлар салсаң да.

Мин сине барыбер яратам,
Ярату — татлы газап.
Эзләмә читтән сөюләр,
Син дә бик мине ярат.

Мин сине барыбер яратам
Һәр күзәнәгем белән.
Ни әйтергә теләвеңне
Йөрәгем белән сизәм.

Мин сине барыбер яратам,
Ярату — татлы газап.
Эзләмә читтән сөюләр,
Син дә бик мине ярат.

Мин сине барыбер яратам,
Нинди генә булсаң да.
Йөрәгемнең ярасына
Кайчак тозлар салсаң да.

Мин сине барыбер яратам,
Ярату — татлы газап.
Эзләмә читтән сөюләр,
Син дә бик мине ярат.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »