Яшик

Категория: көе һәм сүзләре

Көннәр үтә, айлар үтә, еллар үтә,
Гомер йомгакларын безнең сүтә-сүтә.
Бу тормыштан нидер өмет итә-итә,
Үткәрәбез гомерләрне этә-төртә.

Иң бәхетле мизгелләрне күрә белеп,
Юктан да бит күңел була шуны күреп.
Гомерләрне ашыктырмыйк, кумыйк әле,
Яшәп калыйк, кадерен белеп, уйнап-көлеп.

Көннәр, еллар, әйдә, үтә бирсен,
Йомгаклары әкрен генә сүтә килсен.
Атлыйк әле гомер юлын ашыкмыйча,
Яшик әле бу тормышта ялгышмыйча.

Иң бәхетле мизгелләрне күрә белеп,
Юктан да бит күңел була шуны күреп.
Гомерләрне ашыктырмыйк, кумыйк әле,
Яшәп калыйк, кадерен белеп, уйнап-көлеп.

Ничек кенә уздырсак та уза гомер,
Үткәннәрне барлый бары безнең күңел.
Яшь чактадай кадерен белеп һәр минутның,
Гомерләр бит беребезнең дә икәү түгел.

Иң бәхетле мизгелләрне күрә белеп,
Юктан да бит күңел була шуны күреп.
Гомерләрне ашыктырмыйк, кумыйк әле,
Яшәп калыйк, кадерен белеп, уйнап-көлеп.
Яшәп калыйк, кадерен белеп, уйнап-көлеп…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »