Синсез язлар яз мени,
Синсез таңнар таң мени,
Янәшәмдә син булмасаң —
Куңел тулы зар мени.
Таңнарым да — син минем,
Язларым да — син минем,
Мәхәббәтем илләрендә
Назларымда син минем.
Көннәремнең балкышы,
Иртәләрдә таң кошы,
Мине күкләргә күтәргән
Чын сөю микән шушы.
Таңнарым да — син минем,
Язларым да — син минем,
Мәхәббәтем илләрендә
Назларымда син минем.
Син иркәм диеп кенә,
Иркәләп сөеп кенә,
Яшик әле уртак булган
Хискә сөенеп кенә.
Таңнарым да — син минем,
Язларым да — син минем,
Мәхәббәтем илләрендә
Назларымда син минем.
Таңнарым да — син минем,
Язларым да — син минем,
Мәхәббәтем илләрендә
Назларымда син минем.
Варианты песни
