Сөюләрең булсын чын

Категория: көе сүзләре

Якты йөзең белән яктырттың
Язмышымның моңсу даласын.
Минем өчен мәңге-мәңгегә
Син кояшым булып каласың…

Син сихерчем минем,
Тылсымчым!
Сөюләрең генә
Булсын чын!

Назлы күзең белән назладың
Күзләремнең дымлы камышын.
Әйтә алам хәзер ышанып —
Шатлык белән инде таныш мин.

Син сихерчем минем,
Тылсымчым!
Сөюләрең генә
Булсын чын!

Җылы сүзең белән җылыттың
Күңелемнең бәсле көннәрен.
Чәчәк атты инде мәңгегә
Бәхетемнең алсу гөлләре.

Син сихерчем минем,
Тылсымчым!
Сөюләрең генә
Булсын чын!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »